Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Укытучы елының Яр Чаллыдагы кайбер нәтиҗәләре

Укытучы елының Яр Чаллыдагы кайбер нәтиҗәләре

Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев узган 2010 ел – Укытучы елы нәтиҗәләре буенча “Укытучы елы отличнигы” исемен яулады. Аның белән бергә әлеге исем тагын биш район һәм шәһәр башлыгына бирелде. Әйтергә кирәк, узган елда Яр Чаллыдагы мәгариф тармагы үсешендә уңай нәтиҗәләр шактый күп булды. 2010 елда күп кенә яңа традицияләргә нигез салынды.

2010-2011 уку елында мастер-класс формасындагы “Укытучы-укытучыга” һәм “Мәктәп – ресурс үзәге” исемле яңа квалификацияне күтәрү программасы башланып китте. 125 укытучы 25 мең күләмендәге грант алдылар, алты мәгариф учреждениесына мөгаллимнәрне яңадан әзерләү өчен 500 мең сум акча бирелде.

Финанс мөстәкыйльлекне раслап стабиль рәвештә 64 автономияле оешма эшли башлады, дүрт гаилә балалар бакчалары ачылды. “Мәгариф” илкүләм проектта 4 укытучы җиңүче дип табылды, аларның барысына да акчалата бүләк бирелде. Моннан тыш шәһәрдәге тагын 23 укытучыга акчалата премияләр тапшырылды.