Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Татарстан спортчылары Төркиядә узачак кышкы универсиадада катнашачак

Татарстан спортчылары Төркиядә узачак кышкы универсиадада катнашачак

Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үтәчәк кышкы универсиадада Татарстан спортчылары да катнашачак. Алар - Россия җыелма командасы әгъзалары.

Универсиаданың тантаналы ачылышы 27 гыйнварда узачак. Барлыгы спортның 12 төре буенча ярышлар үтәчәк.

Татарстан спортчылары хоккей, чаңгы двоеборьесы, трамплиннан сикерү һәм чаңгы чабышларында катнашачак. Әлбәттә, татарстанлыларның күбесе хоккей җыелма командасында. Республикабызның 16 яшь хоккейчысы Эрзурумга юл тотачак. Алар Казан, Әлмәт, Түбән Кама командаларында уйныйлар, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык матбугат үзәге.