Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Язны көтәләр

Язны көтәләр

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә яңа мәчеткә нигез салырга әзерләнәләр.

Узган ел Тубылның 12 нче микрорайонында иман йортын торгызу ниятеннән 500 мең сум акча җыелган. Әлеге акчага мәчетне төзи башлау өчен барлык документлар әзерләнгән. Яз җиткәч мәчеткә нигез салырга җыеналар. Әмма моның өчен тагы 1 миллион 800 мең сум акча кирәк булачак әле. Әлеге төзелештә һәркем үз өлешен кертә ала. "Тюменьагропромбанк"та махсус исәп-хисап счеты ачылган, дип яза IslamSib.Ru.

Проект буенча яңа мәчеттә берьюлы 800 кеше намаз укый алачак. Бу мөмкинлек шәһәрдә җомга һәм бәйрәм көннәрендә намазга җыелу өчен урын җитмәү проблемасын хәл итәргә булышыр дип көтелә.