Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Өши күрмәгез!

Өши күрмәгез!

Ел башыннан бирле Казанда кышкы суыктан зыян күрүчеләрнең саны йөздән артып киткән. Казан хастаханәләренә барлыгы 104 туңган кеше китерелгән. Шуларның егермедән артыгына “өшегән” дип диагноз куелган. Шунысы бар зыян күрүчеләрнең яртысыннан күбрәге спиртлы эчемлекләр кулланучылар. Статистика буенча быел өшүчеләр саны узган елгыдан күбрәк.

Бу температураның түбән булуы белән дә билгеләнә. Алдагы көннәргә синоптиклар һава температурасының тагын да түбәнрәк булачагын фаразлый. Бүген төнлә, мисал өчен, респбуликада урыны белән термометр баганасындагы күрсәткечләр 35 градуска кадәр төшкән. Иртәгә шулай ук аяз булачак, көндез 22-25 градус.

Табиблар салкыннарда җылырак киенеп йөрергә, калорияле ризык ашарга киңәш итәләр. Иң мөһиме – аякның җылыда булуы. Шуңа күрә ясалма материаллардан тегелгән аяк киеменнән баш тартырга кирәк. Иң яхшысы – киез итек кию! Салкында 10-15 минуттан да артык торырга тырышмагыз. Битегезнең агаруы – өши башлауның беренче билгесе, мондый очракта аны уарга ярамый, бияләй, яки перчатка куеп торуыгыз хәерле. Әгәр дә берәр җирегез өшегән икән – кичекмсәтән җылыга керегез, табибка мөрәҗәгать итегез..