Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Барыбыз да - чаңгыга!

Барыбыз да - чаңгыга!

13 февральдә Татарстан Россия Федерациясенең 70 төбәге белән берлектә масса-күләм «Лыжня России – 2011» чаңгы чабышларына чыгачак.

Ил буйлап ярышларда ярты миллионнан артык кеше катнашачак дип көтелә. Дистанцияләр: биш һәм ун чакрым, VIP-чабыш - 2014 метр. Татарстан чаңгычылары саны ягыннан лидерлар сафында булыр кебек: чабыш трассаларына 16 мең спортчы чыгачак дип көтелә. Шушындый ук сандагы чаңгычылар Башкортстанда, Комида, Чуашстанда, Мордовиядә һәм Мари Илендә ярышырга җыена.