Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Мөселман эшкуарлары кызыксындырамы, әллә бинамы?

Мөселман эшкуарлары кызыксындырамы, әллә бинамы?

Прокуратура Тукай урамындагы 38 йортта тикшерүләрне дәвам итә.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янында урнашкан бу йорт бүгенге көндә күп сандагы дини китаплар, киемнәр, билгеләр һәм мөселманнар өчен кирәк –яраклар сатыла торган урын буларак билгеле.

IslamNews мәгълүмат агентлыгы биредә 15 гыйнварда тикшерүләр булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Бу атна башында анда янә Прокуратура вәкилләре күренгән. Алар эшкуарлардан бинаның законлы рәвештә арендага алыну таләпләре, шулай ук тыелган китаплар федераль исемлеге буенча сатыла торган әдәбият белән кызыксынганнар.

18 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре шул ук бинада урнашкан кафеда Казан пропискасы булмаган өчен бер мөслимәне тоткарлаганнар. Кыз үзе кафе хезмәткәре түгел, ул бары тик биредә эшләүче әнисе янына килгән булган, дип яза IslamNews.

Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Илнар Ибатуллин хәбәр итүенә караганда, бина язмышы атна ахырына билгеле булачак.

Кайбер мөселманнар фикеренчә, тикшерүләр әлеге тарихи бинаны тузган торак буларак юкка чыгару максатыннан уздырыла.

Татар әдибе, журналисты, актеры, режиссеры Хөсәен Габдүшнең тууына 110 ел (1901 – 1941)

Татар әдибе, журналисты, актеры, режиссеры Хөсәен Габдүшнең тууына 110 ел (1901 – 1941)

Татар әдибе, журналисты, актеры, режиссеры Хөсәен Габдүшнең тууына 110 ел (1901 – 1941)

Хөсәен Рәхимҗан углы Габдүш Троицк каласында мөгаллим гаиләсендә туа. Яшьли ятим кала. Бабасы Мөхәммәдвәли Ибраһим тәрбиясендә үсә. Октябрь инкыйлабыннан соң Маньчжуриягә күчеп китә. 1919 елда инде аның Харбинда яши башлавы мәгълүм. Ул Кытайның, Япониянең кайбер шәһәрләрендә дә була. Гәүдәсе Харбинның татар зиратына күмелгән.

Хөсәен Габдүш Ерак Шәрыкта мөгаллимлек кыла, татарча төрле газет-журналларда эшли, мәдәни чараларны оештыруда актив катнаша. Г.Камал, М.Фәйзи, Г.Исхакый һәм кайбер башка татар драматургларының әсәрләрен сәхнәләштерә, аларда төп рольләрне башкара.

Х.Габдүш әсәрләре чит илләрдәге төрле газет-журналларда (“Ерак Шәрык”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак”, “Чаткы”, “Казан” һ.б.) басылган. Хикәяләре, пьесалары, шигырьләре дә бар. 1931 елда Токиодагы “Матбагаи исламия”дә Х.Габдүшнең гарәп хәрефләре белән “Дүрт хикәя” исемле җыентыгы басылып чыккан.

“Ак калфак”ны кем җитәкләр?

“Ак калфак”ны кем җитәкләр?

90 нчы еллар башында барлыкка килгән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина рәислектән китәргә теләк белдергән. 28 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Татар гимназиясенең актлар залында уздырылачк оешма җыелышында яңа җитәкче буларак ТДГПУның рус филологиясе факультеты деканы Резеда Мөхәммәтшина кандидатурасы тәкъдим ителүе көтелә. Шулай ук бу көнне “Ак калфак” президиумының яңа әгъзаларын сайларга җыеналар, дип яза «еТатар», tatar-islam.ru агентлыклары.

«Ак калфак» Казанда 90 нчы еллар башында Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында оештырылган иде. Аңа журналист, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Роза Туфитуллова нигез салды һәм беренче 10 елда бу оешманы җитәкләде. Бүгенге көндә оешманың татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә филиаллары эшли.

“УНИКС”ны туктата алмыйлар

Intertat.ru:“УНИКС”ны туктата алмыйлар

Казанның “УНИКС” баскетболчыларына күз генә тия күрмәсен. Соңгы арада якташларыбыз үзләре чыгыш ясый торган барлык турнирларда да гел җиңү генә яулыйлар. “УНИКС”ны кем туктатыр?

ВТБ Бердәм лигасы һәм Профессиональ баскетбол лигасы (ягъни Россия чемпионаты) ярышларында бер-бер артлы көчле көндәшләрен отканнан соң, “УНИКС” үзе чыгыш ясый торган өченче бәйге – Европа Кубогында да җиңү яулады. Ярышларның икенче этабының беренче очрашуында казанлылар үз тамашачылары каршында Испаниянең “Гран Канария” командасын кабул итте һәм көндәшләрен 67:64 исәбе белән ота алды. Әйтергә кирәк, ике команда да алдагы этапта үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулаган иделәр. Димәк ки, бу этапта да алар шуны ук эшләргә омтылачак. Әлегә бәхет казанлыларга елмайды. Дөрес, шунысын да искәртү сорала: көндәшләребез Казанга шактый авыр юл үтеп килделәр, юлда гына да алар ундүрт сәгать вакытларын уздырган. Әлеге факторны хәтта безнекеләрнең баш тренеры Евгений Пашутин да искәртте. Шул ук вакытта “УНИКС” баскетболчыларының да соңгы вакытта бик арыганлыкларын әйтү кирәк. Ни генә әйтсәң дә, ЦСКА, “Химки”, “Летувос Ритас” - бөтен Европада танылган көчле командалар бит. Ниһаять, испанлылар белән уеннан соң спортчылар бер көнлек ял алдылар.

Шул рәвешле, “УНИКС” унберенче тапкыр рәттән җиңү яулады (шуның бишесе – яңа елда). Европа Кубогының алдагы уенын якташларыбыз 25 гыйнвар көнне Хорватиядә җирле “Цедевита”га каршы уздырачак.

Ә ул арада алдынгы уенчыларыбызның берсе Марко Попович та тиздән командага кушыла алачак. Баш тренерыбыз белдергәнчә, декабрь аенда кулын җәрәхәтләгән спортчы дәвалау курсын тәмамлап килә икән. Димәк, көчебез тагын да артачак дигән сүз.

Первый Президент отмечает день рождения

Первый Президент отмечает день рождения

Сегодня Государственному Советнику Республики Татарстан Минтимеру Шаймиеву исполняется 74 года.

Минтимер Шаймиев родился 20 января 1937 года в селе Аняково Актанышского района ТАССР.

В 1954 году, после окончания школы, он поступил в Казанский сельскохозяйственный институт. Окончив институт в 1959 году, работал инженером, затем главным инженером Муслюмовской ремонтно-тракторной станции. В возрасте 25 лет Минтимер Шаймиев был направлен в Мензелинск - управлять районным отделением «Сельхозтехники».

С 1967 года будущий Президент Татарстана работал инструктором, заместителем заведующего сельскохозяйственным отделом Татарского обкома КПСС. В 1969-1983 годах занимал должность министра мелиорации и водного хозяйства Татарской АССР, затем первого заместителя председателя Совета Министров ТАССР. В 1983-1985 годах М.Шаймиев являлся секретарем Татарского обкома КПСС, с 1985 по 1989 годы - председатель Совета Министров ТАССР. В 1989 году Минтимер Шаймиев был избран первым секретарем Татарского обкома КПСС, а с 1990 по 1991 годы он являлся председателем Верховного Совета Республики Татарстан.

12 июня 1991 года Минтимер Шаймиев был избран Президентом Республики Татарстан. Эту должность первый Президент РТ занимал до 25 марта 2010 года.

В настоящее время Минтимер Шаймиев занимает должность Государственного Советника Республики Татарстан. Кроме того, первый Президент РТ является инициатором создания и главой Республиканского Фонда возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан. Под руководством М.Шаймиева фонд «Возрождение» занимается восстановлением острова-града Свияжск и древнего города Болгар.

Республиканская электронная газета «Intertat.ru» присоединяется к многочисленным поздравлениям и желает Минтимеру Шариповичу крепкого здоровья и долгих лет жизни.

В России начнет вещание исламский канал

intertat.ru

Скоро в России должен появиться первый исламский телеканал. По словам председателя Совета муфтиев России Равиля Гайнутдина, он начнет вещание в конце февраля – начале марта этого года. Напомним, что пока в российском телеэфире телеканалом «Спас» (вещает с июля 2005 года) была представлена только Русская православная церковь.

«Сейчас идет технологическая работа, которую можно обозначить как финишную прямую. Через месяц или чуть больше мы воочию увидим, что из себя представляет продукция спутникового Первого исламского канала. Надеюсь, это будет качественная и добротная работа», – заявил Гайнутдин информагентству «Новости».

По мнению Равиля Гайнутдина, программы, которые планируется показывать на телеканале, адресованы в первую очередь молодежи. В проекте Первого исламского телеканала будут задействованы не только мусульмане, но и представители других конфессий. «Иначе и быть не может. Мы живем в многонациональной стране. Поэтому работа в телеканале найдется не только моим единоверцам, но и всем соотечественникам», – заявил председатель Совета муфтиев России.

Идею создания исламского телеканала еще в августе 2009 года поддержал президент России Дмитрий Медведев на встрече по вопросам поддержки мусульманских религиозных организаций Северного Кавказа. Он отметил, что в программах могло бы вестись разъяснение ислама. С тех пор особых продвижек в этом направлении не было. Но, как считают эксперты, с ростом в стране национальных проблем, работа по созданию мусульманского телеканала активизировалась.

«Детская Академия Лидерства» открывает двери

«Детская Академия Лидерства» открывает двери

В Набережных Челнах стартует образовательный проект «Детская Академия Лидерства» при МЦ «Орион». Целью образовательного проекта «Детская Академия Лидерства» является раскрытие и развитие лидерского потенциала ребенка, обучение навыкам эффективного взаимодействия с окружающими.

Программа проекта рассчитана на детей в возрасте 10-12 лет и состоит из тренингов, ролевых и коммуникативных игр, групповых дискуссий, занятий по ораторскому мастерству, сообщает пресс-служба Набережных Челнов.

Занятия будут проводиться начиная с 1 февраля профессиональными психологами, педагогами два раза в неделю. Планируется обучить детей умению находить общий язык со сверстниками и взрослыми, эффективно работать в команде, самостоятельно выходить из конфликтных ситуаций, справляться со стрессом, выступать публично.