Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр
24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында булган террор акты сәбәпле Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Әлеге карар аеруча аэропортлар, эре транспорт үзәкләренә кагыла. Казанның «Столичный» автовокзалында, мәсәлән, хәзер пассажирларның багажлары тикшерелә.

25 гыйнвар көнне Татарстан Дәүләт Советында Мәскәдәүге шартлауда үлүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерделәр. Татарстан парламентының секретаре Лилия Маврина: «Барлык депутатлар исеменнән мин терракт вакытында зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Бездән нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без аны, һичшиксез, күрсәтергә әзер», дип белдерде.

Казан мәчетләрендә исә бу көннәрдә Мәскәү аэропортында булган шартлауда яраланган кешеләрнең исәнлеге өчен дога кылалар.

Исегезгә төшерәбез, 24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында шартлау булды. Аның нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга караганда, 35 кеше һәлак булды, 113 кеше хастаханәләргә озатылды. Яраланучылар арасында Казан кешесе дә бар, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Әлегә ул Мәскәү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә ята. Кирәк булган очракта аңа Татарстан тарафыннан бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип әйтелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүендә.