Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Казанда дөнья чемпионаты старт алды

СПОРТ

Казанда дөнья чемпионаты старт алды

Казанда туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты башланды. 31нче тапкыр уздырылучы ярышларның беренче көнендә Россия хоккейчылары океан артыннан килгән кунакларның кәефен бик нык төшерде. Икенче уен бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә китерде.


2005 елда шулай ук Казанда оештырылган дөнья беренчелегеннән аермалы буларак, быел ярышларның төп уеннары шәһәр үзәгендә - “Хезмәт резервлары” стадионында уздырыла. Шул исәптән турниры ачу тантанасы да шунда үтте. Әлбәттә, туплы хоккейның популярлыгы бездә шуның кадәр генә. Әлеге спорт төрен, беренче чиратта, Дәрвишләр бистәсендә үз итәләр иде. Бирегә күчкәч, андагы халык та хәзер Б төркемендәге көчсез командалар уенын гына карый ала. Шуңа да кунаклар алдында бераз гына булса да матур булып күренсен өчен, “Хезмәт резервлары”на автобусларга төяп шактый гына кеше алып килергә мәҗбүр булдылар. Әлбәттә, аларның яртысы ачу тантанасыннан соң, тагын беразы Россия – АКШ уенының беренче таймыннан соң ук “таю” ягын карады...

Ярышларны ачу тантанасында республиканың я, һичьюгы, шәһәр башлыгы булмаса да, рәсми кунаклар шактый иде. Премьер-министр Илдар Халиков үз чыгышында кыскача гына Казанга килгән кунакларны спорт өлкәсендәге уңышларыбыз белән таныштырды, “Ак Барс”, “Рубин”, “Синтез”, “Динамо-Казан”, “Зенит-Казан”нар хакында искә төшерде, “КАМАЗ-Мастер”ны атап китеп, Татарстанның 2011 елны да уңышлы башлавы турында искәртте. Һәм барлык килгән кунакларны ярышларның югары дәрәҗәдә узасына ышандырды. Ярышларны ачу турында игълан итү хокукын алган Халыкара бенди федерациясе президенты Борис Скрынник татарстанлыларга рәхмәтен җиткереп кенә калмыйча, “һәрвакыттагыча, бу ярышларның оешкан төстә узачагына шикләнмим” дип белдерде. Бездәге гадәт буенча барлык килгән командаларга чәк-чәк бүләк ителде. Канада вәкилләренең шунда ук татарның татлы ризыгын кабып каравын, тәмлелегенә соклануларын үз күзләрен белән күрергә насыйп булды. Ашап бетергәнче чәк-чәк белән фотога төшәргә дә ашыктылар кунаклар.

Тантаналы ачылыштан соң исә мәйданга Россия һәм АКШ җыелма командалары чыкты. Ватандашларыбызның җиңәсенә беркем дә шикләнмәде булса кирәк. Шулай да кунаклар унбиш минут дәвамында үз капкаларын коры саклап кала алдылар. Ә аннан... Американнарның капкаларына туплар шул дәрәҗәдә тиз керә башлады ки, хәтта дикторлар гол керткән уенчыларның исемнәрен дә әйтеп өлгерә алмый иде. Ахыр чиктә исәп безнекеләр файдасына 17:0 булды. Унҗиде тупның унберен безнекеләр икенче таймда керттеләр. Казанлылар өчен шунысы куанычлы: дүрт тупның авторы булып “Динамо-Казан” уенчысы Игорь Ларионов кертте.

“Казанлылар” икенче уенда – Швеция-Финляндия арасындагы очрашуда да үзләрен күрсәтте. Күпләр соңгы ике елның дөнья чемпионнары булган шведларның җиңәсенә ышанса да, уен уртак нәтиҗә – 5:5 исәбенә тәмамланды. Суоми иле командасы “Динамо-Казан”ның иң нәтиҗәле һөҗүмчесе Сами Лааконен өч туп кертте.

Россия – АКШ 17:0 (6:0).

Тупларны керттеләр: Ломанов, 16, 35, 46, 84-пен; Максимов, 25; Доровских, 25, 88; Ларионов, 38, 66, 75, 81; Свешников, 39, 58; Шабуров, 51, 82; Рязанцев, 54, 54.

России җыелмасы түбәндәге составта уйнады: Гейзель, Ломанов, Доровских, Савельев, Погребной, Шабуров, Максимов, Викулин, Грановский, Булатов, Свешников; Кир.Хвалько, Рязанцев, Архипкин, Ларионов, Захаров.