Габдулла Тукай

Габдулла Тукай
Интернет-портал посвященный великому татарскому поэту

Машина "күңеле"

Машина "күңеле"

Ике ел элек машинамнан уңмадым дип йөри идем. Алдагысы белән бер дә интекмәдем, монысы - җанымны алды: көн саен берәр нәрсәсе бернинди сәбәпсез ватылып тора. Автотөзәтүчеләр аптырыйлар иде, гадәттәгечә, тегесен, я башкасын алыштырырга киңәш итәләр иде. Мин сатып алам, алыштырам, башкасы эшләми башлый. Акчасы ул кадәр күп китми иде анысы, иске частьләр сеңлемнең ире машинасына күчә барды. Кияүнең машинасы күптән чүплеккә китәсе булса да, минем иске "ярамас" частьләр белән көннән-көн "яшәрә" бара, туктап тормыйча чаба бирә, минеке һаман "кәҗәли". 

Ничек итеп кенә сүкми идем машинамны. "Күпме мине мыскыл итәчәксең, хайван, - дим. - Беренче көннән башлап җимерелеп кысасымны китерәсең. Иске машинамны калдырган булсам, рәхәтләнеп йөрер идем. Сиңа кызыктым яшьрәк, имеш. Килбәтсез!" - диеп көпчәгенә дә тибеп алам тегенең.

Көннәрдән беркөнне бер таныш кыз белән барабыз, коеп яңгыр ява, юлы да әйбәт түгел. Тотынды "Лада"м "кәҗәләнергә". Светофорга туктыйбыз - кабынмый гына бит, әллә нинди тавышлар чыгара, урынында сикереп ала. Җен ачуларым чыкты, бар белгән сүгенү сүзләрен әйтеп бетердем. Машина бөтенләе белән туктап калды. Борылу рөхсәт ителгән бердәнбер рәттә торам, артымнан чират төзелде, тирә-якны яңгыратып барысы да сигнал төймәсенә баса, мине сүгәләр, ә мин нишлим? 

Таныш кыз әйтеп ккуймасынмы: "Ярый әле, ул ишектәге йозакларны җимерми. Юкса эченә дә утыртмас иде, ул бит сине күрә алмый", - ди.

Егылып китә яздым, ул машина турында аны кеше итеп сөйли. "Акылыңа кил, ни сөйлисең", - дим. Ә ул миңа игътибар да итмичә, машинаны руленнән, ишекләреннән сыйпарга тотынды. "Нинди тәти кыз, син шундый матур, син шундый яхшы, бигрәк тә акыллы. Үпкәләмә бу тилегә, бар ир кешеләр дә шундый башсыз бит. Ул сине башка рәнҗетмәс, мин аңа аңлатырмын, оялтырмын, ул синнән гафу үтенер. Барасы бар бит, ярдәм ит инде!" Соңыннан миңа таба борылды да, гафу үтенергә кушты. Мин үзем дә сизми калдым гафу үтенгәнемне. Инде кабыз, ди кыз. Кабызып караган идем, машина тавыш-тынсыз кабынды, кузгалып киттек. Соңыннан танышым миңа җыен тузга язмаган әйберләр сөйләп барды. Имеш, машинам горур холыклы. Аңа кычкырып дәшәргә ярамый, сүгәргә ярамый. Аны назлап кына торырга кирәк. "Машиналар бит хатын-кыз кебек. Берсе - барысына да түзә, ташлап кына китмәсен, икенчесен яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, шул вакытта гына ул синең өчен барысын да эшләр. Сиңа машинаның менә шундые туры килгән. Беренче мәртәбә нидер барып чыкмагач, син аны нык үпкәләткәнсең, ул сиңа шуны гафу итә алмый. Син гафу алыр өчен тырышырга тиешсең. Аңа бит күп тә кирзк түгел - бер яхшы сүз!"

Әлбәттә, мин рәхәтләнеп көлдем. Тик машина белән икәүдән икәү калгач, әйттем үзенә: "Син миңа үпкәләмә инде, дустым, холкым начар, телем әшәке. Тик сине башка рәнҗетмәм дип сүз бирәм, ләкин син дә минем теңкәмә тимә. Бергә булыр өчен, бер-беребезгә юл куярга кирәк".

Иртән гаражга килү белән исәнләштем, салонга утырып хәл-әхвәлләрен сораштым. Шуннан бирле тату яшибез. Мин аны юкка-барга ачуланмыйм, ул да миңа "этлек" ясамый.

Хатын-кызлар белән дә хәзер башкачарак сөйләшәм. Өйләнеп тә алдым. Югыйсә беренче хатын белән аерылышкач, биш ел буйдак килеш йөрдем.

Сезгә көлкедер инде. Ләкин чын дөресе шул.